Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2020 елның 4 сентябре, җомга

Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Эзмә авыл җирлегенен Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә "Хәзерге дөньяда террорчылык һәм экстримизм күренешләре" дигән темага әңгәмә үткәрелде. «Терроризм», «теракт» кебек сүзләрнең төшенчәләре һәм терроризм актлары кылу теләге тудыручы сәбәпләр ачылды. Шулай ук теракт янауы килеп чыккан очракта һәм заложник итеп алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде. Чара балаларның яраткан уеннары белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International