Мишә авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

31 нче август көнне Мишә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов,  Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М.Р.Ишниязов, ДКУ "Саба урманчылыгы"  җитәкчесе  В.Н. Гыйззәтуллин катнашты.                                                                              

Мишә  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Гатиятуллин халык каршында 2015-2020 нчы елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020-2025 нчы елларда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International