Ел саен 30 август көнне Татарстанда Республика көне билгеләп үтелә. Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бик күп чаралар әзерләделәр һәм үткәрделәр: Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи мирасы белән таныштырдылар, матур татар костюмнарын һәм милли аш-суларын күрсәттеләр, халык уеннары уйнаттылар, бәйрәм сувенирлары әзерләделәр.