Татарстан Республикасы көненә багышланган Концерт

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Саба муниципаль районының мәдәният бүлеге Байлар Сабасы халкы һәм кунаклары өчен «Ямьле Саба» яр буенда Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт оештырды. Концерт программасында район мәдәният йорты үзешчәннәре һәм белгечләре катнашты. Шулай ук Махсус кунаклар: Резедә Шәрәфиева, Мөнир Рахмаев, Илшат Сафин, Инсаф Мәрдәнов, Нияз Сафиуллин чакырылган иде. Концерт искиткеч дустанә атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International