23 август көнне Мамалай авыл клубында «Россия флагы көне» дип исемләнгән балалар өчен мәгълүмати-танып-белү программасы булып узды. Клуб мөдире үсеп килүче буын өчен Россия Дәүләтенең символы булган флагның барлыкка килү һәм раслану тарихы турында сөйләде. Чара барышында балалар рәхәтләнеп асфальтта акбур белән Россия флагы рәсемен ясадылар. Соңыннан барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар.