27 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Туган ягым – яшел бишегем!» дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырдылар һәм үткәрделәр. Әлеге чара Республика көненә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Чара искиткеч «Идел буе каеннары»җыры белән ачылды. Мондый башлангыч концерт азагына кадәр җылы мохит тудырды. Тамашачылар күп иде, әмма бу гаҗәп тә түгел, чөнки Республика көне популярлаша бара. Кешеләрне үз Республикасы һәм аның данлыклы тарихы өчен горурлык хисе берләштерә. Концерт барган ике сәгать дәвамында рухлану атмосферасы хөкем сөрде. Бу концертны күпләр көтте.
Чакырылган коллективларның чыгышлары республикабызның күптөрлелеген һәм бай мәдәниятен күрсәттеләр. Безнең «Тургай» фольклор ансамбле тамашачыларны үзенең башкаруы белән сөендерде, шулай ук Сабабаш авылы җырчылары һәм Лесхоз бистәсе җырчылары да чакырылган иде. Аларның җырларын тыңлау үзе бер рәхәт иде. Бу җырлар безгә үткәнебезгә тирәнрәк чумарга, бу көннең әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирде. Безнең барлык яраткан чибәркәй-биючеләребез үз биюләрен башкардылар.
Матур һәм истә калырлык номерлар, шулай ук күркәм һәм гүзәл костюмнар тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр һәм тойгылар бүләк итте.