Күңел ачу балалар тормышында һәрвакыт матур мизгел булырга тиеш. Чәбия-Чүрчи авыл мәдәният йортында балалар өчен "Сау бул, җәй" дигән күңел ачу программасы узды. Чара күңелле, тату атмосферада үтте, балалар бик матур уйнадылар, күңел ачтылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Чыннан да, уендагы кебек бала беркайда да алай ачылмый. Биредә, шәхси мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдән тыш, бала үзе дә белмичә, физик һәм әхлакый сыйфатларын үстерә, дуслашырга,башкалар өчен борчылырга, ярдәмгә килергә, җиңәргә һәм оттырырга өйрәнә.