Балалар иҗат үзәгендә «Ачык ишекләр көне» үтте

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

24,25 нче август көннәрендә Балалар иҗат үзәгендә “Ачык ишекләр көне” булып узды. Балаларга бу көннәрдә “ Кул эшләре остаханәсе”, “Вокал студиясе”,  “Компьютер һәм мин”, “Сынлы сәнгать”,  “Конферанс мәктәбе”, “Яшь модельер” берләшмәләрендә педагоглар – Фәрид Аубакиров, Зөлфия Гыймадиева, Гөлнара Гәйнетдинова, Эльмира Касыймова, Искәндәр Заһидуллин, Гөлнар Хадиева тарафыннан мавыктыргыч мастер-класслар тәкъдим ителде.  Ял минутларын исә хореограф Альмира Дәүләтшина оештырып, бергәләп хәрәкәтләнеп, ял итеп алдылар. 

Без үз чиратыбызда, барлык укытучыларны һәм укучыларны якынлашып килүче Яңа уку елы белән котлыйбыз һәм үзебезнең берләшмәләрдә көтеп  калабыз! Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International