Виктор Цойны искә алу көненә багышланган концерт

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге Байлар Сабасы халкы һәм кунаклары өчен Виктор Цойны искә алу көненә багышланган концерт оештырды. 1980 нче еллар ахырында популяр булган рок-музыкантның үлеменә 30 ел узса да, аның җырлары, музыкасы мәңгегә йөрәкләрдә калды. Ул шигырьләр язды, һәркемгә таныш булган хис-тойгылар турында җырлады. 30 елдан соң да Виктор Цойның хитларын хәтерлиләр һәм яраталар. Концертка Казан шәһәреннән «Марш» төркеме чакырылган иде.Концерттагы яшь тамашачылар җырларны үзләре җырладылар, алар барлык композицияләрне дә диярлек яттан беләләр иде. Концерт искиткеч, дустанә атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International