"Җырлы балачак".

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

26 август көнне «Ямьле Саба» яр буе сәхнәсендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары өчен "Җырлы балачак" дип исемләнгән чара узды. Концертта "Бәллүр" вокаль ансамбле һәм вокал классында укучы солист-укучылар чыгыш ясады . Катнашучыларның да, тамашачыларның да кәефләре күтәренке иде. Яңа уку елында барлык укучыларга сәламәтлек һәм укуларында уңышлар телибез. Балачак һәрчак җырлы һәм шатлыклы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International