2020 елның 13 августында Сабабаш авылыннан Халикова Такмилә Шафигулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
95 яшь-ул олы яшь, аның җилкәсендә озак еллар намуслы хезмәте, тормыш тәҗрибәсе һәм хатын-кыз зирәклеге. Халикова Тәкмилә Шәфигулла кызын тагын бер кат матур юбилее белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм якын кешеләренең күңел җылысын тоеп яшәвен телибез.