2020 нчы елның 8 нче август көннендә Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.
“А” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Мингараев Камил 2 урынны алды.
“С” категориясендә Халиков Ильяс (“Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы) 1 нче урынга лаек булды.
Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.