6 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен «Балачакта кунакта» дип исемләнгән биюле-күңел ачу программасы оештырдылар . Чара бик күңелле һәм бик мавыктыргыч узды. Балалар өчен кызыклы конкурслар, күңелле музыкаль һәм бию сюрпризлары әзерләнгән иде, шуңа күрә беркемгә дә күңелсезләнергә туры килмәде. Программа башында без балалар белән бергә флэшмоб биедек. Балалар үзләрен позитив хис итсен өчен, кичәнең атмосфералы башы булды бу. Заманча һәм халык җырлары астында уеннар уйнадык. Безнең буынга аларның әти-әниләре уйнаган уеннар турында белү бик мөһим. Алар бит безнең киләчәгебез. Соңыннан тагын бер флэшмоб биедек һәм дискотека оештырдык. Чара балаларга да, үзебезгә дә бик ошады.