Балачакка сәяхәт

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

"Ямьле Саба" проекты кысаларында Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл китапханәсе, клуб белән берлектә, яшьләр өчен "Балачакка сәяхәт" дип исемләнгән туристик маршрут оештырды. Маршрутның беренче ноктасы "Юкәлек" булды. Бу урында безнең яшьләр балачак уеннарын искә төшерделәр һәм төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Маршрутының икенче ноктасы - элеккеге мәктәп - хәзерге мәчет. Рәхмәт сүзләре белән елмаеп, шул ук вакытта мәктәптә укыган вакытны сагынып искә алдылар. 3 нче номерлы ноктага сугыш ветераны Фаттахов Гаяз һәм тыл ветераны Фаттахова Камилә яшәгән йорт керде. Дүртенче пункт - элеккеге клуб - хәзерге кибет бинасы. Бу урында без яшьләр белән Музыкаль тукталыш ясадык һәм балачакта өйрәнгән җырларны башкардык. 5 нче нокта - спорт мәйданчыгы. Бу урында хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, гитарада уйнадылар, яраткан җырларын башкардылар. Чараны Саба районының 90 еллыгына багышланган "Сабам минем - гүзәл ягым" җыры белән төгәлләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International