Татарстанда “1001 удовольствие – 1001 рәхәтлек” дигән туристик программа әзерләнде. Ул республикабызда эчке туризмны үстерүне, истәлекле тарихи урыннарны өйрәнүне һәм табигатьнең гүзәл урыннарында ял итүне күздә тота. Дендрология бакчасы, оранжерея, Саба урман хуҗалыгы тарихы музее әлеге программага керә.