"Әй, җәй!» дип исемләнгән конкурс һәм танып белү программасы

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Җәй – ул елның бик матур, эссе чоры, ул –  елга, кояш һәм өч ай каникул. Җәй – ул иҗат, фантазияләр, барлык шәхси һәм массакүләм эш формаларын активлаштыру чоры. 5 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Әй, җәй!» дип исемләнгән конкурслы танып-белү программасы үткәрелде. Иң элек китапханәче "Без сезгә китаплар аша  җәйге җылылык телибез!» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балаларга җәй турында китаплар тәкъдим итте. Барысы бергә шигырьләр укыдылар, җәйге викторина сорауларына җавап бирделәр, җәй турында мәкальләр һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр. Соңыннан балалар асфальтта рәсем конкурсында катнаштылар. Үз рәсемнәрендә алар җәйге буяуларның матурлыгын тасвирладылар. Һәр рәсем үзенчә кызыклы, үзенчәлекле иде. Конкурс ахырында барысы да истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International