"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә үткән 2нче смена ахырына якынлашты. Барлык 18 көнне дә балалар кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр. Гомумән алганда, һәр смена да бик яхшы дәрәҗәдә оештырылган иде. Балалар һәм әйдаманнар күңелендә иң матур һәм якты хатирәләр сакланыр дип ышанабыз.