Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нургали" мәчете белән берлектә "Күңелле балачак" күңел ачу программасы оештырдылар. "Файдалы ял" 4 көн бик мавыктыргыч үтте.Без "Нургали" мәчете хәзрәте белән "Төчкерү һәм иснәү әдәбе" дигән тема буенча фикер алыштык, көн саен балалар белән үткән темалар буенча фикер алышабыз, яңаларын өйрәнәбез, вәгазь тыңлыйбыз. Соңыннан чараны төрле хәрәкәтле уеннар белән дәвам иттек, анда балалар актив катнашкан өчен бүләкләр алдылар.