Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында “Йөрәккә якын җырлар” дип исемләнгән җыр кичәсе үтте.

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының культорганизаторы Мөбәрәкшина Г.Г. өлкәннәр белән «Йөрәккә якын җырлар» дип исемләнгән җыр кичәсе үткәрде. Өлкәннәр өчен кайгырту һәм игътибар бик мөһим. Нәкъ менә аларга коллективта уңайлы һәм рәхәт булсын өчен, алар өчен махсус, кызыклы чаралар оештырыла. Бу - тематик кичәләр, танып - белү-өйрәтү дәресләре, төрле лекцияләр булырга мөмкин. Нәкъ менә шулар тормыш матурлыгын өсти дә инде. Дөрес оештырылган ял кичәсе өлкәннәр өчен вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә, үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International