Казанның «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләренә яңа урман патруле, урман янгыннарын сүндерү һәм урман хуҗалыгы техникасыннан ачкыч тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. Ярдәм һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәтен югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерәбез!