Лесхоз бистәсе мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре Саба районының 90 еллыгына багышланган «Туган ягым гүзәллеге» дип исемләнгән флэшмоб оештырдылар. Флешмоб бик шәп һәм күңелле килеп чыкты! Лесхоз бистәсе яшьләре чарада актив катнаштылар, яңа бию күнекмәләре алдылар. Урамда җылы атмосфера барлыкка килде, анда һәр биюче һәм тамашачы онытылмаслык хис-кичерешләр алды.