Гала-концерт II-го тура «Балкыш»

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

25 июль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты каршындагы эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы Татарстан Республикасы ветераннары арасындагы үзешчән башкаручылар фестиваленең II турының «Балкыш» («Сияние») Гала-концертында катнашты. Видеога төшерү Саба районы Шәмәрдән авылының Җиңү паркында булды. Төшерү башланыр алдыннан котлау сүзләре белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев чыгыш ясады. «Тулган ай» фольклор коллективы Фатыйх Кәримнең «Партизан хатыны» поэмасына нигезләнеп театральләштерелгән күренеш күрсәтте. Коллективның җитәкчесе ветераннар советы рәисе – Галиева Минҗиһан Әхмәдулла кызы. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Гала-концерт Казан шәһәрендә видеотрансляция режимында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International