«Яшь шахматчы» исеме астында шахмат турниры

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

19 июль-Халыкара шахмат көне. Бу бәйрәм кысаларында 19 июль көнне Мамалай авыл клубында «Яшь шахматчы» исеме астында яшүсмерләр һәм барлык теләүчеләр өчен шахмат турниры үткәрелде. Мамалай авылы мәдәният йорты мөдире балаларны Халыкара шахмат көне белән таныштырды, шахмат белән кызыксыну уятырга тырышты. Ул бу уенны логик фикерләүне, кызыксынучанлыкны үстерә, тыйнаклык, игелеклелек тәрбияли дип сөйләде. Моннан тыш, балалар шахмат тарихыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр. Турнирда җиңүчеләр 1, 2, 3 урын өчен грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде, калган катнашучыларга актив катнашкан өчен грамоталар һәм призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International