“Туган авылым Мамалай” дип исемләнгән туристик экскурсия

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Казанче Бигәнәй китапханәчесе Мамалай авылы клубы белән берлектә балалар белән “Ямьле  Саба” проекты кысаларында “Туган авылым Мамалай” дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар. Маршрут иң башта Мәдәният йрты бинасында башланып китте.Клуб мөдире Ахтямова М. авылның һәм бинаның  кыскача тарихы белән таныштырды. Балаларны мәдәни чараларга йөрергә чакырды.аннан шул ук бинада  урнашкан фельдшер-акушерлык пунктында дәвам итеп, Гарипова Г.үз эше турында балаларга сөйләде.Киләсе тукталыш авылның уртасына урнашкан мәчет булды. Авылның  имам-хатибы  Рафыйк Йосып улы балаларга үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International