Бәйрәмне без онытмыйк! Сабан туйлар уздырыйк!

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Балачак- иң күңелле чак!   Шушы чорда булган вакыйгалар, кичерелгән хисләр иң нык истә калучан мизгелләр. Шул сәбәпле сабыйларыбызга кечкенәдән үк үзебезнең татар милли гореф- гадәтләребезгә ярату, горурлык хисе һәм аларны саклап калу теләге тудырырга тиешбез.

Олыяз “Чәчкә” балалар бакчасында бик күңелле итеп милли бәйрәм- Сабан туе үтте. Бәйрәм барышында балалар милли уеннар: таяк тартышу, йомырка кабып йөгерү, капчык киеп сикерү, чүлмәк вату кебек уеннар уйнадылар. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Шушы чаралар ярдәмендә без балаларга татар халкына хас булган: игътибарлылык, бер-береңә ярдәм итү, юл куя белү, бердәмлелек кебек сыйфатлары да тәрбиялибез. Әлбәттә балалар бу бәйрәмне бик яраталар һәм көтеп алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International