"Ямьле Саба"проекты буенча оештырылган чара

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, "Ямьле Саба"проекты кысаларында Оет авылына культпоход оештырдылар. Экскурсия Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиев һәйкәле янында башланып китте. Ул Оет авылында  туып-үскән. Китапханәче геройның биографиясе һәм тормыш юлы белән таныштырды.  Музейда  да булдылар, һәр экспонатның тарихы турында игътибар белән тыңладылар. Аннары урамда кич утыру оештырдылар,  баянга кушылып  җырладылар, биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International