Саба районы Лесхоз бистәсенә үзенең эш визиты белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина килде. Ул Урман селекция-орлыкчылык үзәге, «агач эшкәртү» шәхси сәнәгать паркы һәм дендрология бакчасы эшчәнлеге, шул исәптән чәй җитештерү цехлары белән танышты. Шулай ук район башлыгы Рәис Миңнеханов белән «Саба» индустриаль паркында булды, аның резидентларына нинди ярдәм кирәклеген ачыклады: «БЭЙЧБИ СИСТЕМ» ҖЧҖ (җилләтү һәм кондиционерлау җиһазлары җитештерү, Казахстан Республикасы белән уртак проект), «Алмаз» мебель компаниясе, төзелә торган азык үзәгенең (эре мөгезле терлекләр өчен) җитештерү цехларында булды.