13 июль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Казан әниләре" хәйрия фонды вәкилләре булып китте. "Казан әниләре" - коммерцияле булмаган иҗтимагый хәйрия оешмасы, аның төп максаты-хәйрия ярдәме күрсәтү. Хәзерге вакытта «Казан әниләре" Татарстанның егермедән артык учреждениесе белән хезмәттәшлек итә һәм ярдәм күрсәтә . Ял итү эшчәнлеген оештыру өчен товарлар сатып алып бирү рәвешендә спонсорлык ярдәме оештырдылар, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны телевизорлар һәм радиоалгычлар белән тәэмин иттеләр.