Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәсе белән берлектә балалар белән бергә сувенир цехында булдылар. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Бу экскурсиядә без кәрҗинне ничек ясарга, кашыкларны нидән ясыйлар, аларны ничек эшлиләр һәм нинди рәсемнәр белән бизиләр икәнен белдек .
Кәрҗин үрү – “күңел өчен шөгыль”, - диде сувенир цехы хезмәткәре. Без осталарның кечкенә бизәкләр ясауларын күзәттек. Бу эш өчен "тимер" нервлы кеше кирәк, чөнки мондый озак һәм пөхтә эш башкару өчен бөтен кешенең дә сабырлыгы җитми. Безнең бистәдә үз эшенең осталары булуы белән без бик горурланабыз.