Ямьле Саба

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан оештырылган «Ямьле Саба» проектына кушылып Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән берлектә  «Туган җирдә тамыр җәйгән нәсел» дигән исем астында авыл буйлап сәяхәт оештырдылар. Чара Иләбәр авылының үсешенә зур өлеш керткән чын җир кешеләре, Зариповлар нәселенә багышланды. 7 нче буын вәкиле, гомерен терлекчелеккә багышлаган, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе Гөлфия апа белән очраштык. Ул балаларга үзенең нәселе, хезмәттәге зур уңышларының сере белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International