«Biblio pati» әдәби-музыкаль кичә

2020 елның 4 июле, шимбә

       Хәзерге  вакытта  китапханәнең   яшьләр белән эшләве  яңа  алымнар  таләп итә.

      Яшьләр еш кына китапханә — ул күңелсез урын, үткәндәге кичерешләр  дип уйлый. Әмма Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба  район үзәк  китапханәсе бу карар белән бердә  килешми. Китапханә ул вакытны файдалы күңелле  үткәрергә мөмкин булган урыннарның берсе. Шул максат белән китапханәчеләр, яшьләр өчен мәхәббәт хештегы астында «Biblio pati» әдәби-музыкаль кичә оештырдылар.

    Кичә тренинг формасында узган мавыктыргыч танышу белән башланып китте. Анда барлык катнашучылар да үзләре белән  таныштырдылар, аннары үзләренә  пар сайлап, журналист һөнәре нигезләрен белән таныштылар. Кичәнең үзенчәлеге  чакырылган кунаклар иде, Альберт Галимуллин һәм Гүзәл Шәфигуллина. Алар үзләренең җырлары белән кичәне тагында бизәп җибәрделәр.

    Әдәби кичәнең темасы итеп  “Мәхәббәт”  темасы сайланды һәм бу очраклы гына түгел, чөнки мәхәббәт  безне гомеребез буе озата бара һәм кызыксындыра.

     Яшьләр бу темага бик теләп фикер алыштылар. Әңгәмә барышында мәхәббәт нәрсә ул, беренче мәхәббәт ничә яшьтә була, чын мәхәббәт бармы  кебек сорауларга җаваплар эзләнде.  Ә Гөлүсә Шаһбанның мәхәббәт темасына язылган шигырьләрен яшьләр уку, алып баручыларда  зур куаныч уятты.

     Кичә ахырында барлык кунаклар һәм укучылар үз куллары белән  “Нәрсә ул мәхәббәт?”   дигән сорауга җавап яздылар һәм  истәлекле газетаны бизәделәр.

     Кичә  бик күп шатлыклы, җылы хисләр  уятты.  Шулай ук яшьләр, китапханәдә күрергә теләгән үзенчәлекле уй-фикерләре, үзләренең креатив идеяләры  белән уртаклаштылар.

     Барлык кунаклар  яхшы кәеф белән һәм мондый кичәләрне ешрак уздырырга кирәк дигән теләкләр белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International