«Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе һәм «РИТМ «Халыкара фестиваль үзәге» тарафыннан 1 июньнән 30 июньгә кадәр«Summertime» халыкара сәнгать конкурсы (читтән торып) узды. Конкурс максаты: талантлы укучыларны һәм укытучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын стимуллаштыру һәм бүләкләү, яшьләрнең мәдәни потенциалын саклау, башкару осталыгын һәм сәхнә культурасын үстерү.
29 июньдә ясалган нәтиҗәләр буенча Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлегенең 1 сыйныф укучысы Хөснетдинова Динара II дәрәҗә лауреат дипломына, укытучысы Яхина Г.И. - Рәхмәт хатына ия булдылар. Укучыбызны һәм аның җитәкчесен җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!