30 нчы июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Урман тарихы музее һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, «Куркынычсызлык балалар күзлегеннән»дип исемләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып-белү программасы оештырдылар. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Бу юл хәрәкәте генә булып тоелса да, без аны балалар өчен кызыклы итеп ясадык һәм «шәһәр буйлап йөрү» дип исемләнгән йөрешле уен уйлап таптык һәм бу уенны асфальтка ясадык.
Балалар кубикны ташлап, кубикка нинди сан төшсә һәм нәкъ шул кадәр адымга күчтеләр, шулай ук юл билгеләре танып,танышып бардылар. Кем беренче булып финишка барып җитә шул җиңүче булып чыкты. Шулай ук уен барышында әлеге юл билгеләре белән участок полиция хезмәткәре Сибагатов А. А. таныштырды.
Балалар безнең уенда бик теләп катнаштылар һәм алар безнең белән бергә әлеге юл билгеләрен өйрәнделәр, төзеделәр, табышмакларга җавап бирделәр, нинди юл билгеләре барлыгын санадылар. Безнең төп максат - аларны кагыйдәләр белән таныштыру һәм балаларның белемнәрен ныгыту, логик фикерләү, игътибар, хәтер һәм юнәлеш бирү. Һәр бала үзенең сәламәтлеген саклау өчен, зыян күрмәс өчен , катгый, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.