Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә һәм Лесхоз бистәсенең урман тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә ТАССРның туган көненә багышланган "Урманда хәзинә эзләү" дигән квест-уен үткәрделәр. Чара бик кызыклы үтте, балалар уен дәвамында актив, кызыксынган булдылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр һәм яңаларын алдылар.
Уенда төрле станцияләр һәм театраль куелышлар булды. «Җәнлекләр эзләре буйлап» дигән станциясендә балалар җәнлекләрнең эзләрен һәм «Су анасы»ның алтын тарагын таптылар. Г.Тукай әсәреннән киләсе «Су анасы» станциясында паутинаны уздылар. Аннан соң "Су анасы" балаларга 3 бирем бирде, ләкин балалар аларны җиңеллек белән хәл иттеләр һәм түбәндәге киңәшләрен алдылар.
Киләсе станциядә балаларны Төлке көтә иде, ул аларга ярдәм итте. Аннары балалар «Урман табибе» станциясенә юнәлделәр, анда агачлар һәм үләннәр өйрәнделәр. «Урман табибе» биремнәреннән соң балалар «Шүрәле»гә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ул аларны үз биремнәре белән шаккатырды, ләкин балалар монда да җиңеп чыктылар.
Квест ахырында балалар клад картасын таптылар һәм «Ур-ра» клад безнеке!!! Балалар үзләренең истәлекле бүләкләрен алдылар, алар безнең күңелле квестны искә төшерәчәкләр.