Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә “Мин акбур белән рәсем ясыйм” дигән бәйрәм акциясенә кушылдылар. Балалар иҗатының иң яраткан төрләренең берсе-рәсем ясау, һәм балалар кызыксынып үз фантазияләрен тормышка ашырырга кереште. Катнашучылар Татарстан Республикасы флагын һәм Россия флагын, Калашников автоматын, тыныч күк, кояш, танклар, самолетлар, Мәңгелек ут – хәтер символы ясадылар. Безнең балалар баш өстендә чиста күк белән һәм тынычлыкта яшәргә тели, әмма 75 ел элек Бөек Җиңү белән тәмамланган сугыш турында һәрвакыт истә булачак.