Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Саба муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль берәмлек башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Эшлекле өлкә
Оешмалар
Район оешма-предприятиелэре
Саба районында эшләнгән
Район тормышы
SABA BALAHONER
Муниципаль заказ
Муниципаль хезмәт
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль район комиссияләре
Социаль өлкә
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ
Кулланучылар хокукларын яклау
Туризм
Район тарихы
Документлар
Саба муниципаль районы Советы карарлары
Район Башлыгы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
"Саба Таңнары" газетасы
"Саба дулкыннары" ТРК
"Саба Дулкыннары" ТРК видеорепортажлары
"Дулкынн" радиосы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет аша кабул итү
Законнар һәм положениелар
Муниципаль районнар
Саба муниципаль районы
Татарстанда кыр көне-2020
2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2020» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров гаилә терлекчелек фермалары, яңа эш башлаучы фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча конкурсларда җиңгән фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырды. 25 гаилә фермасы, 63 яшь фермер, 64 фермер «Агростартап»проектлары буенча 1,3 млн сумнан алып 28,8 млн сумга кадәр грантлар алды. Шуның аркасында грант алучылар тарафыннан 4146 сыерга 62 сөтчелек фермасы, 3324 баш мөгезле эре терлек симертү буенча 35 ферма, 602 мең баш кош-кортка исәпләнгән 14 кош фермасы, 1040 атка 5 ат фермасы, 4 Балык үстерү фермасы булдырылачак. Шулай ук бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү буенча 9 проект, сарыкчылык буенча 4 ферма, җиләк-җимеш культураларын үстерү буенча 13 проект, умартачылык буенча 4 проект һәм ачык грунтта яшелчәчелек буенча 3 проект гамәлгә ашырылачак. Авылларда өстәмә рәвештә 360 дан артык даими эш урыны барлыкка киләчәк. «Бу безнең авылга кертемнәребез, аның тәртибен саклау өчен бик мөһим. Мин үз исемемнән сезне конкурсларда җиңүегез белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте грант алучыларга Марат Җәббаров. Ул фермерларга бизнес-проектларны уңышлы гамәлгә ашыруларын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне кимендә 10% ка арттыруны теләде. Федераль программалар буенча конкурсларда иң күп җиңүчеләр Чистай, Саба, Кукмара һәм Мамадыш, Азнакай, Тукай, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Биектау, Чүпрәле, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче муниципаль районнарында билгеләнде. Безнең районнан чарада 14 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм «Игенче»кооперативы катнашты.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
июль, 2021 ел
Шахмат һәм шашка уены белән танышу
Бүген Шәмәрдәннең 1нче «Әкият» балалар бакчасына йөрүче балалар арасында шахмат һәм шашка буенча ярыш үткәрелде. Бу чарада уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары зур кызыксыну белән актив катнашты. 2020-2021 нче уку елында зурлар төркеменә йөрүче балалар тренер Альберт Рәшит улы белән шахмат уенының серләрен өйрәнделәр.
Җаваплылыгы чикләнгән “ Игенче” җәмгыятенең ашханә уңганнары.
Яңа ашханә ачылганнан бирле җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләрне елмаеп, ачык йөз белән пешекче кызлар каршы ала.Безнең кызларыбыз үз Һөнәрләренең осталары, җитезләре.
еспубликада сазлык-болын киек кошларын ау этләре һәм ау кошлары ярдәмендә аулау чоры ачыла
Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:25 июльдән республикада ау этләре һәм кошлары ярдәмендә сазлык-болын киек кошларына ау чоры ачыла. Ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
«Минем җәйге каникулларым» рәсем конкурсы
22 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында «Минем җәйге каникулларым» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Чара башында авыл мәдәният йорты мөдире балалар белән җәйләрен ничек күрүләре турында фикер алышты. Балалар рәхәтләнеп җәйге кичерешләре белән уртаклаштылар. Үз рәсемнәрендә алар кояш, чәчәкләр, күбәләкләр, балалар ясадылар. Барлык рәсемнәр дә кызыклы булды. Чара «Простоквашинода каникуллар» дигән мультфильм карау белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз