27 нче июнь көнне Лесхоз бистәсендәге «Карпат аланы» елгасы ярында урнашкан территориясендә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә хезмәткәре белән берлектә Яшьләр көне уңаеннан ачык һавада «Лесхоз кичләре» дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу кичәсе үткәрделәр.
Яшьләр көне - ул яшьлек, оптимизм, дәрт бәйрәме. Безнең яшьләр-кешелекнең искиткеч, иң хәрәкәтчән отряды. Нәкъ менә яшьләргә яңа җәмгыятьтә яшәргә туры киләчәк. Әмма бу көнне, һичшиксез, «Карпат Аланы» мәйданында иң актив һәм иң оптимистик яшьләр җыелды.
Һәрберебезгә тормыш бүләк итә – яшьлек. Шимбә, ягъни 27 нче июнь көнне барлык яшьләрне искиткеч бәйрәм-Яшьләр көне берләштерде. 20.00 сәгатьтә аланда музыка яңгырады, учак кабыздык һәм без алар өчен элекеге «Биш парлы», «Йөзек салышлы»кебек татар халык уеннарын әзерләдек. Ул уеннарны яшьләр бик теләп уйнадылар. Татар халык, эстрада, заманча җырлар җырладык, учак янында төрле темаларга сөйләштек, гитара, синтезатор һәм гармунда уйнадык. Кичәбез дискотека белән тәмамланды. Бу чара ял итүнең кызыклы, ачык һәм креатив булуын күрсәтте. Чөнки яшьлек-һәр кеше тормышында иң могҗизалы вакыт. Бу вакыт - мөмкинлекләр, ачышлар вакыты, барсыда алда. Яшьлек вакыты озаграк дәвам итсен иде!