Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ләйсән» балалар бакчасы белән берлектә балалар бакчасы территориясендә «Сабантуй» бәйрәме үткәрделәр.
Бу бәйрәмне барлык өлкәннәр дә, балалар да ярата. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен саф һавада «Сабантуй»дип исемләнгән хәрәкәтчән уеннар оештырдылар. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар: кашык һәм йомырка белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту уеннарында җиңүләр яуладылар . Бергәләп зур түгәрәккә бастылар һәм татар халык биюен биеделәр. Балалар уеннардан , лаеклы бүләкләрдән канәгать калдылар.
Балалар-безнең киләчәгебез. Балаларда , татар мәдәниятенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.