«Минем әти " дип исемләнгән рәсем конкурсы

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

20 июнь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, Халыкара Әтиләр көненә багышланган "Минем әти " дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.

Чара барышында балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. «Әтиең турында сөйлә» дидактик уены үткәрелде. Балаларга үз әтиләрен, абыйларын яки бабайларын ясарга тәкъдим иттеләр. Һәр бала үзенең иҗади сәләтен күрсәтеп, зур тырышлык белән рәсем ясады. Барлык рәсемнәр дә якын кешегә карата җылылык, мәхәббәт, наз тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International