Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары каникулны бик актив һәм файдалы үткәрәләр.

2020 елның 26 июне, җомга

Актив ял балаларга гына түгел, ә җирдә һәр өлкән кешегә дә файдалы! Балаларга ул сәламәтлекне ныгытырга, коллективта аралашу күнекмәләрен үстерергә һәм кешенең табигать белән бәйләнешен аңларга ярдәм итә. Саф һавада балалар белән йөрү-иң гади ял төре.

22-25 июнь көннәрендә  Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" (җит.  Мөбарәкҗанова А.З.) һәм "Асылташ"(җит.Гарипова Г. М.)  бию коллективлары Сабаның Яр буе буйлап сәяхәткә чыктылар, анда төрле уеннар үткәрделәр. Аннан соң, Олимп стадионына юнәлеп, төрле спорт ярышлары уздырдылар, саф һавада уйнадылар, биеделәр. Әлеге очрашудан балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International