Җәйге уку залы “ТАССР төзелүгә 100 ел”

2020 елның 26 июне, җомга

Олы Нырты авыл китапханәсе ТАССР  оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында « ТАССР үткәне һәм бүгенгесе»дип исемләнгән стенд һәм китап күргәзмәсе оештырды,аңа  күзәтү ясады. Күргәзмәдә китапханәче балаларны ТАССРның борынгы заманнардан бүгенге көннәргә кадәр булган юлын яктырткан әдәбият белән таныштырды. Шулай ук халкыбызның мәдәнияте, көнкүреше һәм сәнгате турында материаллар тәкъдим ителде. Күргәзмәдән В .В. Маяковскийның «Мин Советлар Союзы гражданины» дигән китабын кычкырып  укыдылар.  Чараны табигатьтә ТАССР турында презентация карау белән дәвам иттеләр.
Яңа Мичән авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Моя Республика-Мой Татарстан” дигән танып белү сәгате үткәрде. Үткәрелгән мероприятиядә китапханәче ТАССРның барлыкка килү тарихын , традицияләре, бәйрәмнәре турында сөйләде. Төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Бөек Ватан сугышы елларында – Татарстан” дигән исем астында тарих сәгате уздырдылар.Укучыларга “Үткәнәрдә тарих эзе”дигән исем астында күргәзмә тәкъдим ителде.Катнашучылар җиңү яулап алуда ватандашларыбызның, авылдашларыбызның зур көче керүен аңладылар, сорауларга тулы җаваплар алдылар.Чара ахырында укучылар илебезнең сугышларсыз тыныч яшәүен теләп ак күгәрченнәр ясап “Тынычлык күгәрчене” акциясенә кушылдылар.р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International