"Ямьле Саба" проекты

2020 елның 24 июне, чәршәмбе

24 июнь көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе, мәдәният бүлеге белән берлектә оештырылган "Ямьле Саба" проекты үз эшен башлап җибәрде. Проектның төп максаты-Саба районы халкының игътибарын туган як тарихына җәлеп итү. Проектның беренче маршруты район мәдәният объектлары буенча төзелде. Маршрут барышында балалар район китапханәсендә, музейда, сәнгать мәктәбендә, мәчеттә һәм мәдәният йортында булдылар. Балалар әлеге объектларның барлыкка килү тарихы белән танышып, төрле мастер – классларда катнаштылар. Туристик маршрут ахырында балаларны зур сюрприз көтә иде: алар театр актерлары роленә кереп, "Шалкан"спектакле куелышында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International