Халыкара Олимпия көне - һәр ел 23 июнь көнне билгеләп үтелә торган бәйрәм. Чараның максаты - бөтен дөньяда спортны пропагандалау һәм яшенә, җенесенә яки спорт осталыгына һәм сәләтенә карамастан, барлык теләүчеләрне спорт хәрәкәтендә катнаштыру. Әлеге көн Халыкара Олимпия Комитеты карары буенча билгеләнә.
Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе "Без булачак чемпионнар" дип аталган әңгәмә -уен үткәрде. Чара балалар белән ачык һавада үтте. Китапханәчеләр спорт төрләре, Олимпия хәрәкәтенең торгызылуы турында сөйләштеләр һәм, әлбәттә, балаларны уеннар белән күңел ачтырдылар. Балалар күп төрле хисләр алдылар, үзләре өчен күп нәрсә белделәр, ахырда актив катнашулары өчен барысы да кечкенә бүләкләргә ия булдылар
Шушы көн уңаеннан, Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Дус, кыю һәм оптимизм белән сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дип исемләнгән мәгълүмати уен программасы үткәрделәр. Чара башында китапханәче балаларны «Спорт энциклопедиясе» китабы белән таныштырды, аннан балалар төрле спорт төрләре барлыкка килү тарихы турында белделәр. Китапханәче сөйләгәннән соң балалар гимнастик снарядлар белән шөгыльләнделәр.