20 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәсе белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышланган " Безнең кебек хәрәкәт ит! Бездән яхшырак хәрәкәт ит!» дип исемләнгән флешмоб оештырдылар һәм үткәрделәр
Флешмоб-алдан планлаштырылган массакүләм акция, анда күп кенә кешеләр җәмәгать урынында пәйда була, алдан килешенгән гамәлләр башкара һәм аннан соң таралыша. ТАССРның 100 еллыгына багышланган Флешмоб бик шәп, күңелле һәм шаян булды! Лесхоз бистәсе яшьләре актив катнаштылар, анда яңа бию күнекмәләре алдылар. Урамда җылы атмосфера барлыкка килде, анда һәр биюче һәм тамашачы онытылмаслык хис-кичерешләр алды. Без флешмобыбызның грандиоз булуына шатбыз!!!