"Хәтер шәме"

2020 елның 21 июне, якшәмбе

22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы көн. 1941 елда бу көнне барлык гражданнарының тормышына коточкыч җимергеч сугыш бәреп керде. Туган илне яклап гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә...Фашистлар лагерьларында газап һәм интегүләрдән үлгән, газ камераларында янган һәм снарядларда шартлаган кешеләр истәлегенә... Танклар астына ташланган һәм үз гәүдәсе белән балаларны һәм картларны атудан саклаган кешеләр истәлегенә... Бүген алар истәлегенә без шәмнәр кабызабыз. Шәм уты, иман символы кебек, җир йөзе өчен башын салган, туган иленә ахыргача тугры булганнар хакына янып торсын. Бүген без Ике Басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясенә кушылдык. Кулларга шәм тотып, бер минутлык тынлык белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдык. Авыл яшьләре белән шул куркыныч таң яктысы истәлегенә елга агымы буйлап ялкынлы шәмнәрне җибәрдек. Син дә һәлак булганнар истәлегенә шәм яндыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International