21 июнь көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә мөдире белән берлектә «Хәтер шәме»акциясе оештырдылар. Шекше авылы үзәгендә урнашкан обелиск янына авыл яшьләре чакырылган иде. Хәтер шәмнәре кабызылды һәм безнең герой-авылдашларыбызның күпсанлы исемнәре язылган обелиск янында, сугыш алып киткән ватандашлар истәлеге буларак, чәчәкләр куелды. Акциядән соң яшьләр алдында Шекше мәдәният йорты мөдире Л.Хисмәтова чыгыш ясады һәм фронтта дошман белән көрәшкән, партизан отрядларында сугышкан, фашист концлагерьларында җәфа чиккән, ялсыз һәм ашсыз тылда эшләгән, Берлинга һәм Прагага кадәр барып җиткән һәм бүген безнең арада булмаган Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга чакырды.