Татарстанда санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, бүгенге көндә күп кенә конкурслар дистанцион формада уза. Шул исәптән, «SFORZANDO» Халыкара музыка премиясе» конкурсы да читтән торып үткәрелде.
Бу конкурста илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән бик күп катнашучылар белән беррәттән Саба балалар сәнгать мәктәбенең баян сыйныфы укучылары Гайсин Нурсил һәм Хәйриев Илдус катнаштылар. Жюри укучыларның чыгышын югары бәяләде. Яшь баянчыларыбыз II нче дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләре Фатыйхова Раилә Габделгазиз кызын җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!