«Без бергә рәсем ясыйбыз». Декоратив рәсем буенча мастер-класс

2020 елның 19 июне, җомга

18 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә һәм Лесхоз бистәсенең урман тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә «Без бергә рәсем ясыйбыз»дип исемләнгән декоратив рәсем буенча мастер-класс үткәрделәр. Башта катнашучылар рәсем ясау тактасында рәсем ясадылар. Аннан соң иң кызыгы – үз иҗат җимешләрен бизи башладылар. Рәсем ясау файдалы шөгыль, фантазияне, вак моториканы үстерә, хәтерне яхшырта, игътибарлылыкны тәрбияли. Шуңа күрә рәсем ясау балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бик файдалы шөгыль. Ә якты төсләр уңай эмоцияләр өстәргә булыша. Барлык катнашучылар да башкарылган эшләрдән канәгать калдылар. Мастер-класстан соң балалар һәм өлкәннәр үз иҗатларын өйләренә алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International