13 июнь көнне, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә һәм Лесхоз бистәсе музее белән берлектә А.С. Пушкинның «Тылсымлы Пушкин юллары»дип исемләнгән әсәрләрен кычкырып уку оештырдылар һәм үткәрделәр. Укуда катнашучылар өчен «Көньяк поэмалар», «шигырьләр», «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Капитан кызы», «Дубровский», «Евгений Онегин» һ.б. китаплар тәкъдим ителгән иде. Башта балалар шагыйрьнең кыскача биографиясен тыңладылар. А.С. Пушкинның хәзерге рус теленә нигез салучы булуын белделәр. Аннары әсәрләрне укуга керештек. Балалар кызыксынып тыңладылар. Аннары бергәләп укылган әсәрләр турында фикер алыштылар, Пушкин теленең байлыгын билгеләп үттеләр, әкияткә анализ ясадылар. Чара бергәләп фотога төшү белән тәмамланды. Теләгән кешеләр укырга китаплар алдылар.