Асфальтка рәсем ясау конкурсы

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

11 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, урман тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә, Россия көненә багышланган, Лесхоз бистәсе балалары белән асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрделәр.

    Россия көне-сәяси карашларга һәм дини өстенлекләргә карамастан, бөтен ил буенча 12 июньдә билгеләп  үтелә торган дәүләт бәйрәме. Балалар белән бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар асфальтта матур рәсемнәр,Россия флагы ясадылар. Чара барышында  Ватан, Россия турында әңгәмә үткәрелде. Россия флагның төсе турында сөйләштек. Балаларга бик кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International